Яшел үзәнлеләр «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең ярымфиналына чыкты
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең республика телевизион яшьләр фестивале быел 25 еллык юбилеен билгели һәм ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Бер ай дәвам иткән фестивальнең зона туры Яшел Үзәндә төгәлләнде. Ике көн дәвамында 205 иҗади номер, меңнән артык катнашучы һәм боларның барысы да – Яшел Үзән районы һәм шәһәренең талантлы балалары. Музыкаль театрда узган гала-концертта иң-иңнәр чыгыш ясап, бүләкләнеп, Казанда узачак ярымфиналга юллама алды. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев