Яшел Үзәнгә «Җиңү поезды»килде
Яшәеш

Яшел Үзәнгә «Җиңү поезды»килде

Яшел Үзәндә уникаль проект — «Җиңү поезды», Бөек Ватан сугышына багышланган күчмә музей-күргәзмә старт алды.

Һәр вагон сугышның төрле аспектлары турында: сугыш алды тормышыннан алып Нюрнберг процессына кадәр, шул вакыт атмосферасын биреп, тавыш эффектлары белән сөйли.

Күргәзмә 15 февральдә Яшел Үзән тимер юл станциясе территориясендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк. Аннары "Җиңү поезды" Казанга юл тотачак, анда 16-18 февральдә 8:00 дән 17:00 гә кадәр барып булачак.

Безнең тарих турында күбрәк белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!


Нет комментариев