Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәнгә эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде

Шәһәр мэры Михаил Афанасьев белән берлектә «Гаилә» милли проекты буенча төзелгән «Игелек йорты» интернатында булдылар.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Сүз, әле чагыштырмача күптән түгел эшли башлаган учреждениенең һәр почмагы белән танышу белән бергә, аның яшәеше, эш куелышы, уңайлыклар, хезмәт хаклары һәм проблемалар турында барды.

– Штат тиешле режимда эшли, хезмәткәрләр җитәрлек, һәрбер яшәүчебез игътибар үзәгендә, алар ягыннан әлегәчә «рәхмәт»тән башка сүз ишеткән юк, – дип уртаклашты «Игелек йорты» директоры Ольга Волчкова. – Хезмәт хакы безнең төбәк дәрәҗәсендә, канәгатьләнерлек. Шулай да без аны күтәрү мөмкинлекләрен эзлибез, чөнки биредә эшләүче һәркем көн узсынга гына килми, ә тәрбияләнүчеләргә бөтен күңел җылысын бирә.

Бүген биредә йөздән артык кеше яши. Кайсына гына мөрәҗәгать итсәң дә, барысы да елмаю белән җавап бирә: «Бик рәхәттә яшибез. Охранниктан алып җитәкчегә кадәр – барысы да ягымлы, игътибарлы. Тәмле ашаталар, медицина ярдәме янда гына, чиста, якты, матур. Иң мөһиме – персоналдан күңел җылысы тоеп яшибез. Ярый әле монда килдек!» – диләр.

Чынлыкта да, «Игелек йорты»нда яшәү шартлары, Михаил Афанасьев әйткәнчә, дүрт йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә, диңгез генә юк. Укырга теләүчеләргә – уку залы белән китапханә, пешеренергә яратучыларга – барлык җиһазлары булган кухня, кул эшләрен үз итүчеләргә – барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән остаханә, физик яктан сәламәтлекләрен кайгыртучыларга ЛФК кабинеты, чәчтарашханә дә күрше бүлмәдә генә һәм башка бик күп нәрсәләр. Ә бит караучысыз калган ялгыз картлар үз өйләрендә бу уңайлыкларның яртысын да күрми. Урыннарыннан торып йөри алмаганнар өчен «акыллы» бүлмәләргә хәтле бар биредә. Алар, мәсәлән, тавыш командасы белән генә пәрдәне яба, утны сүндерә ала.

Яшәүчеләр белән аралашу барышында кайбер тәрбияләнүчеләрнең хәтта балалары (һәм нинди генә әле!), оныклары булуы ачыкланды. Бу хәл районыбыз башлыгын шаккатырды һәм йөрәге кабул итә алмаганлыктан (ничек инде финанс мөмкинлегең була торып, әниеңне яки әтиеңне «казенный» йортка тапшырып була!), бу уңайдан сораулар туды. Нишләтәсең, барлык балалар да бер түгел шул…

Ахырда, Михаил Афанасьев һәм Максим Топилин, делегация вәкилләре белән берлектә, «Игелек йорты» эшчәнлеге буенча фикер алышты, булган мәсьәләләр эш планына кертелде һәм яшәүчеләрнең үз куллары белән ясалган иҗат җимешләре өчен кәсепчеләр күргәзмәсендә урын булдыру кирәклеген ассызыклады. Чынлап та, алар искиткеч осталык белән башкарылган һәм бик күп, теләүчеләргә күңелләренә ошаганнарын сатып алу мөмкинлеге булачак.

Бу көнне район башлыгы шәһәребезнең тагын берничә төзелеш урыннарында булып, эш барышы белән танышты:

Мирный микрорайонында «ФИЗРА» спорт үзәге» физкультуратернәкләндерү комплексы – аңа 3 заманча футбол кыры, өстәмә спорт зоналары, кафе керә. Объектны гамәлгә тапшыру июнь аенда булыр дип фаразлана.

Шулай ук, Октябрьский бистәсендә 2,5 мең кв.метрлы һәм 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы – ул сентябрьдә ачылыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев