Яшел Үзәндәге янгында зыян күргән ир-атны коткарганнар
Яшәеш

Яшел Үзәндәге янгында зыян күргән ир-атны коткарганнар

Заикин урамындагы 14нче йортның 1нче корпусында янгын чыккан.

Биредә яшәүчеләр, өченче каттагы бер бүлмәле фатир ишеге астыннан төтен чыгуын күргән. Килгән янгын сүндерүчеләр фатир хуҗасын коткарган һәм 6 кв.метр мәйданлы, әйберләре белән яна башлаган кухняда утны бастырган. 

Янгын нәтиҗәсендә зыян күргән 49 яшьлек ир, «төтен белән агулану» диагнозы белән, Яшел Үзән район үзәк больницасына госпитализацияләнгән.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә бозу. Янгында, электр челтәренең авария режимында эшләү билгеләре булган, бакыр электр чыбыклары табылган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе искә төшерә:

  •  электр челтәрен артык йөкләмә һәм тузган чыбыкны алыштыр;
  • кабызылган электр приборларын күзәтүсез калдырма;
  • ватык электр җиһазларын кулланма.

Куркынычсызлык синнән башлана!


Нет комментариев