Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә зур суммага алтын эшләнмәләр урлаганнар

16 – 22 сентябрьдә эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Шуларның 23е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 8 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 16 урлау, 1 тапкыр корал табу, 11 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Дачная урамындагы парк территориясендә 20 яшьлек исерек егетне билгесез кеше кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән, чигә сөяге сынган һәм башка күп санлы бәрелүләр алган зыян күрүчене хастаханәгә госпитализацияләгәннәр.

Осиновоның «Здоровье» бакчачылык җәмгыятеннән Казандагы 7нче хастаханәгә, күп санлы җәрәхәтләр белән, 50 яшьлек хатын-кызны илтеп салганнар. Ачыкланганча, аны Осиновода яшәүче, беркайда да эшләмәүче 60 яшьлек ире кыйнаган булган.

Комсомольская урамындагы кибеттән 3089 сумлык товар урлаган өчен – 42 яшьлек һәм шушы ук кибеттән 3069 сумлык товар урлаган 49 яшьлек яшел үзәнлеләр тоткарланган.

«Зеленодольск» сәнәгать зонасындагы склад комп­лексыннан 81871 сумлык алтын әйберләр урланган. Моның буенча Залесныйда яшәүче, элек хөкемдә булган 31 яшьлек ир шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев