Яшел Үзәндә хатын-кыз автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә хатын-кыз автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе узды

Яшел Үзән механика көллиятенең укыту мәйданчыгы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә «Автоледи-2024» машина йөртү осталыгы бәйгесе уздырды, анда 11 машина йөртүче катнашты.

Бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тестлар үтте һәм тиз арада классик маневрлау осталыкларын күрсәтте.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Валентина Хаҗиева

2 урын – Гөлнара Кочнева

3 урын – Ирина Бурхан

Муниципаль конкурста җиңү яулаган Валентина Хаҗиева Яшел Үзән районы данын Казанда «Автоледи-2024» республика бәйгесендә яклаячак.

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе


Нет комментариев