Яшел Үзәндә Халыкара балаларны яклау көне! Кайда барырга?
Дуслар, 1 июньдә шәһәребездә балалар һәм ата-аналар өчен матур бәйрәм чаралары узачак. Сезне төрле мәйданчыкларда көтеп калабыз!
«Каенлык» паркы («Березовая роща»)
11:00 – «Танылу минуты» («Минута славы»): концерт-импровизация, мастер-класслар, бүләкләр уйнату һәм төрле уеннар.
20:30 – ачык һавада «Трио в перьях 2» мультфильмын күрсәтү.
Театр мәйданы
11:00 – «Бәхетле балачак»: концерт программа, мастер-класслар, уеннар һәм бүләкләр уйнату.
Шәһәр күле, «Ракушка» – сәхнәләштергән чара.
11:00 – «Балачак һәрчак булсын!» («Пусть всегда будет детство!»): концерт программа, мастер-класслар, уеннар, бүләкләр уйнату, пленэр.
19:00 – НВС «Каданс» «ПроРетро» концерты.
Бәйрәм көнен гаиләгез белән күңелле һәм файдалы үткәрегез!
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев