Яшел Үзәндә Россия ФҖҮХИ ТР буенча идарәсе эше нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды
Киңәшмәдә 2024 елның 1 яртыеллыгы эш нәтиҗәләре каралды.
Утырыш эшендә эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Хиалеев, эчке хезмәт полковнигы Илдар Әхмәдуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев катнашты. Утырыш барышында УИИ учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре, җәзаларны үтәү линиясе буенча эшчәнлекнең аерым күрсәткечләрен яхшырту чаралары каралды; филиал җитәкчеләренең отчетлары тыңланды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде, 2024 елның 3 кварталына бурычлар куелды.
Очрашу алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Чыганак: ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев