Җинаятьчеләр медицина хезмәткәрләре исеменнән паспорт мәгълүматларын соратып ала һәм алга таба аларны Дәүләт хезмәтләре порталына керү һәм микрозаймнар рәсмиләштерү өчен куллана.
- Стационар телефонга да, кәрәзле телефонга да шалтыраталар. Ике тәүлек эчендә уннан артык очрак теркәлгән. Яшел Үзәнлеләрне уяулык күрсәтергә һәм шәхси мәгълүматларны телефон аша тапшырмаска чакырабыз, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге җитәкчесе Ренат Хәсәнов.
Якыннарыгызны кисәтегез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Нет комментариев