Яшел Үзәндә пенсионер әби картон тартмага җыйган акчаларын мошенникларга тапшырган
14 – 20 апрельдә эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән.
Шуларның 21е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 4 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 15 урлау, 11 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Тургенев урамындагы кибеттән 3194 сумлык товар урланган. Моны элек хөкемдә булган 36 яшьлек хатын-кыз кылган.
Билгесез затлар, 66 яшьлек хатын-кызның, инвестицияләү юлы белән өстәмә акча эшләүне тәкъдим итеп, кредит картасыннан 333100 сум акчасын алган.
Билгесез кешеләр, Паратская урамында яшәүче 83 яшьлек хатын-кызны акчасын саклап калабыз дип алдаган. Пенсионер әби, ышанып, 500 мең сум акчасын картон тартмага салып, йорты янына килгән кешегә биргән.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев