Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Наше время - Безнең заман» телевизион иҗат фестивале зона этабы уза

31 октябрь – 1 ноябрьдә Яшел Үзәндә ТР эшләүче яшьләренең «Наше время - Безнең заман» телевизион иҗат фестивале зона этабы узачак.

Яшел Үзәндә 31 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» телевизион иҗат фестиваленең зона этабы узачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган «Наше время – Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясендә һәм ТР Раис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Проект авторы – Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Проект яшьләрнең үсешен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.

Фестивальнең ачылышыннан Рәзилә Хәйретдинова ФОТОРЕПОРТАЖЫН тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев