Яшел Үзәндә ике үзәк урамны ремонтлауга өстәмә рәвештә 200 млн сум бүлеп бирелгән
Яшәеш

Яшел Үзәндә ике үзәк урамны ремонтлауга өстәмә рәвештә 200 млн сум бүлеп бирелгән

Мэр Михаил Афанасьевның өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

"Республика Президенты ярдәме белән без шәһәр өчен юл инфраструктурасын үстерү буенча бик кирәкле эшләрне башлап җибәрдек», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Эшләр исемлегенә машиналар йөрү өлешенең өслеген, тротуарларны, ишегалларына керү юлларын ремонтлау, борт ташларын алыштыру һәм урнаштыру, электр челтәрләрен үзгәртеп кору, машина йөрү өлешен билгеләү керә. Шулай ук Ленин урамында суүткәргеч алыштырылачак.


Нет комментариев