Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз тулай торакның 5нче катыннан егылып төшә
Исән кала! 10 минуттан соң аның янына әнисе килә һәм баланы өенә алып кереп китә.
Күршеләр памперс кигән баланың тәрәзәдән егылып төшүен күреп, ярдәмгә ташлана. Бу вакытта кызның өч яшьлек апасы да тәрәзә төбендә йөри, аны егылудан коткарып калалар.
Шаһитлар сүзләренчә, соңрак урамда балаларның әнисе пәйда була. Ул кызын һәм аның белән бергә тәрәзәдән очып төшкән москит челтәрен алып, ашыгыч ярдәм машинасын көтеп тормыйча, өенә кереп китә. Подъездга кергәч, сабыен кулыннан төшереп, аягына бастыра.
Җирле халык әйтүенчә, хатын-кыз аек хәлдә була, ләкин моңарчы еш кына балаларын үзләрен генә калдыра. Ул ата-ана бурычларын үтәмәгәне өчен кисәтү ала. Кызны хастаханәдә наркоз астында табиблар тикшерә, җәрәхәтләр тапмый. Хәзерге вакытта ул реанимациядә күзәтү астында ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев