Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче гаиләгә Рәхмәт хаты тапшырылган

Яшел Үзән кан тамырлары үзәге шәфкать туташы Ольга Алексеева гаиләсе районыбыз башлыгы исеменнән «Гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм балаларга лаеклы тәрбия биргән өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкне Ольга һәм Алексейга Раифада узган «Бергә» гаилә традицияләре фестивалендә тапшырдылар.

«Ольга Дмитриевна безнең хастаханәдә 2017 елдан бирле шәфкать туташы булып эшли, квалификацияле һәм тәҗрибәле хезмәткәр булып тора. Ире белән алар ул һәм кыз тәрбияли, гаилә һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үз мисалында күрсәтә. Ата-аналар балалар тууны төп вакыйга дип саный, күп балалы тату гаилә турында хыяллана».

 Бәйрәм белән! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

 

 Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев