Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында янгын вакытында өч кешенең гомере өзелгән

Янгын вакытында өч кешенең үлем факты буенча җинаять эше кузгатылган.

2025 елның 30 декабрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге шәхси йортларның берсендә янгын сүндерү барышында 14 яшьлек кызның, 74 яшьлек хатын-кызның һәм 52 яшьлек ир-атның яну продуктлары белән агулану билгеләре булган гәүдәләре табылган.

Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе – электр үткәргечләрнең төзексезлеге. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев