Яшел Үзәндә ГТО төрләре буенча пенсионерлар арасында Россия Спартакиадасында катнашу өчен спортчылар сайладылар
Яшел Үзәндә ГТО төрләре буенча пенсионерлар арасында Россия Спартакиадасында катнашу өчен Татарстан җыелма командасына 60 яшьтән өлкәнрәк спортчыларны сайлап алу узды.
Безнең шәһәрдә иң тиз, җитез һәм көчле катнашучылар җыелды. Спортчылар йөгерү, «отжимание», йөзү, алга таба иелү, гәүдәне күтәрү, шахмат һәм дартс кебек төрле дисциплиналарда ярышты. Әлеге сынаулар нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы төзеләчәк. Барлык катнашучыларга да Бөтенроссия ярышларында уңышлар телибез!
Фото: Зеленодольск районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев