Яшел Үзәндә дә балалар агуланган
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 881 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 532се – шәһәрдә, 349ы – районнан булган. 327 кешене госпитализацияләгәннәр: 241е – шәһәрдән, 86сы – районнан.
Әйшә бистәсендә 61 яшьлек исерек ирне билгесез затлар кыйнап, өч кабыргасын сындыра. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарта.
Төзүчеләр проспектында 35 яшьлек хатын-кызны дусты кыйный. Баш мие җәрәхәте белән ул травматология бүлегенә китерелә.
Украинская урамына ашыгыч ярдәм, дару эчеп агуланган 9 яшьлек малай янына чакырыла. Ул психиатрда учетта тора. Медикларга Төзүчеләр проспектында да «Белизна» эчеп агуланган 17 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килә. Ул шулай ук ЗПНДда учетта тора. Икесе дә балалар хастаханәсенә тапшырыла.
Заикин урамында 35 яшьлек исерек ирне күршесе кыйнаган. Маңгаенда бик күп яралар белән аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев