Яшел Үзәндә «Ачык юллар шәһәре» дигән машина йөртү осталыгы конкурсы узачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Ачык юллар шәһәре» дигән машина йөртү осталыгы конкурсы узачак

Конкурста республиканың барлык районнарыннан мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.

Конкурс 17 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 7нче йорт адресы буенча Механика көллиятенең уку мәйданчыгында узачак.

Үзең белән түбәндәге документларны алырга кирәк.:
• машина йөртү таныклыгы;
* ТСНЫ теркәү турында таныклык;
• ОСАГО;
* ТО булса;
• СНИЛС

Катнашучының (ФИО, автомобиль маркасы һәм номеры, элемтә телефоны) гаризасы 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

📝 Алдан теркәлү өчен сез 89063231573 номерына смс җибәрә яки ВКонтакте битенә хәбәр итә аласыз:
https://vk.com/id108093699


Нет комментариев