Яшел Үзәндә 67 яшьлек хатын-кызны зур суммага алдаганнар
7 – 13 апрельдә эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән.
Шуларның 31е – шәһәрдә, 7се районда булган. 9 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 талау, 19 урлау, 14 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.
Шевченко урамындагы кибет директоры хәбәр итүенчә, сәүдә залыннан билгесез зат, ачыктан-ачык, 10159 сумлык товар алып чыккан. Моның буенча 34 яшьлек Усолье-Сибирское шәһәрендә яшәүче шик астына алынган.
Төзүчеләр проспектындагы балалар кибетеннән берәү 51976 сумлык товар урлаган. Җинаятьченең шәхесен ачыклау буенча тикшерү алып барыла.
55 яшьлек яшел үзәнленең, билгесез затлар, мошенниклык гамәлләреннән саклап калабыз дип, алдап, 1050000 сум акчасын урлаган.
67 яшьлек хатын-кызны, билгесез затлар, зур суммага алдаган. Акчасын саклап калырга вәгъдә иткәннәр. Нәтиҗәдә, ышанучан пенсионер 1240000 сум акчасыннан колак каккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев