Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 52 яшьлек хатын-кызның 3 млн артык акчасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән.

Шуларның 35е – шәһәрдә, 8е районда булган. 14 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 20 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак булган.

Комаров урамындагы кибеттән 5 мең сумлык товар урланган. Моның буенча Казанда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган. Төзүчеләр проспектындагы кибеттән дә 7 мең сумлык товар урлаганнар. Бу очракта да шушы ук хатын-кыздан шикләнәләр.

Фрунзе урамындагы кибеттән 2 мең сумнан артык товар урлануда, 14 һәм 17 яшьлек яшел үзәнлеләрдән шикләнәләр. Гомумән, узган атнада сәүдә нокталарыннан урлаулар күп теркәлгән.

Интернет аша билгесез затларның төрле тәкъдимнәренә ышанулар аркасында, шактый суммада акча югалту очраклары теркәлгән: 40 яшьлек яшел үзәнленең – 188 000, 51 яшьлек осиноволының – 831 773, 65 яшьлек яшел үзәнленең – 1 700 000 һәм 52 яшьлек хатын-кызның 3 185 000 сум акчасы чит-ятлар кесәсенә күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев