Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 4 яшьлек бала өстенә кайнар су түгелгән

14 – 20 июльдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 910 чакыру килгән.

Шуларның 538е – шәһәрдән, 372се районнан булган. 433 кешене госпитализацияләгәннәр: 278е – шәһәрдән, 155е – районнан.

Васильевоның Привокзальная урамындагы тимер юл вокзалында медиклар кыйналган 17 һәм 18 яшьлек егетләргә ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аларны травматология бүлегенә китергәннәр.

Октябрьский бистәсендә моторлы көймә бәрдереп, кулбаш сөяге, кабыргалары сынган, күкрәге нык җәрәхәтләнгән 53 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматик шок хәлендә реанимация бүлегенә алып килгәннәр.

Комсомольская урамында кайнар су түгелеп корсагы һәм күкрәге пешкән 4 яшьлек бала янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев