Яшел Үзәндә 2 яшьлек бала сөрем исеннән исергән
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2 яшьлек бала сөрем исеннән исергән

5 – 11 майда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 908 чакыру килгән.

Шуларның 553е – шәһәрдән, 355е районнан булган. 520 кешене госпитализацияләгәннәр: 345е – шәһәрдән, 175е районнан булган.

Төзүчеләр проспектында билгесез шартларда җәрәхәтләнгән 40 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны медиклар реанимациягә китергән.

Новостроительная урамында кулбашын, бармагын урам эте тешләгән 71 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтелгән. Аны травмпунктка алып килгәннәр.

К.Маркс урамында сөрем исеннән исергән 29 яшьлек иргә, 31 яшьлек хатын-кызга һәм 2 яшьлек кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аларны дәваханәгә китергәннәр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев