Яшел Үзән тагын бер алыштыргысыз табибын югалтты
29 августта авыр авырудан соң хезмәттәшебез, шәһәр стоматология поликлиникасы табибы Эмануил Вячеславович Данилов вафат булды.
Эмануил Вячеславович Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә 1992 елда табиблык эшчәнлеген башлый. Бу чорда ул үзен яхшы белгеч буларак таныта һәм хезмәттәшләренең, пациентларының хөрмәтенә лаек була.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе коллективы Эмануил Вячеславовичның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның китүе – безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев