Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән сугышчыларга 60нчы гуманитар ярдәм җибәрде

Яшел Үзәннең Мәдәни үсеш үзәге янындагы мәйданнан 60нчы юбилей гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына юл тотты.

20 тонна – төзелеш материаллары, кием-салым, квадрокоптер, рацияләр һәм башка мөһим товарлар төялгән йөк машиналары сугышчылар үтенече буенча шәһәр һәм район Советы депутатларының актив ярдәме белән формалаштырылды.

Тантаналы юлга чыгуны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев җитәкләде:

– Бу конвой – үзенчәлекле. Яклаучыларыбызга 60нчы ярдәм җибәрү – сан гына түгел, ә бөтен районның көндәлек эш нәтиҗәсе. Биредә һәр йөк – сугышчыларның конкрет сорауларына җавап ул, ныгытмалар өчен төзелеш материаллары яки квадрокоптерлар һәм рацияләр кебек югары технологияле җиһазлар... Предприятие җитәкчеләренә, депутатларга һәм, әлбәттә, волонтерларга аерым рәхмәт. Сезнең ярдәмнән башка бу масштаб­лы проектны гамәлгә ашырып булмас иде. Без бергә!

Гуманитар ярдәм Зелено­дольск районының МХО катнашучыларына булышу буенча системалы эшнең бер өлеше. Хакимияттә билгеләп үтүләренчә, һәр йөк җентекле сайлап алу уза – волонтерлар һәм координаторлар исемлек­ләрне хәрбиләрнең актуаль ихтыяҗлары белән чагыштыра.

«Без ярдәм җыеп кына калмыйбыз, ә алгы сызыктагы кешеләрне ишетергә тырышабыз. Әгәр хәрбиләр рацияләрнең билгеле бер модельләрен яки конкрет төзелеш материалларын сорый икән – без нәкъ менә аларны эзлибез», – дип аңлатты ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев.

Йөк Яшел Үзәндә шефлык багланышлары җайга салынган бүлекчәләрнең җаваплылык зонасына атна дәвамында килер дип көтелә. Район хакимияте киләсе, 61нче гуманитар ярдәм җибәрүгә әзерлекне башлады.

Белешмә өчен:
Яшел Үзәннән беренче гуманитар конвой 2022 елның февралендә китте. Бу вакыт эчендә район сугышчыларга 800 тоннадан артык йөк тапшырды, шул исәптән техника, медикаментлар һәм беренчел кирәк-яраклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев