Яшел Үзән спортчысы грек-рим көрәше буенча төбәкара турнирда җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән спортчысы грек-рим көрәше буенча төбәкара турнирда җиңү яулады

Ульяновскида Россия спорт мастеры А.А. Кшановский истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча III төбәкара турнир узды.

Ярышларда Россия төбәкләре, Беларусь Республикасы һәм Казахстан командалары катнашты. Яшел Үзәнне 3 спортчы тәкъдим итте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Асман Хәмидуллин 42 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады.

Котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев