Яшел Үзән спортчылары - йөзү буенча 31 медаль ияләре
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары - йөзү буенча 31 медаль ияләре

Әлмәттә «Кубок Золотого Кольца» йөзү турниры узды, анда бөтен Россиядән 700дән артык спортчы катнашты.

Яшел Үзән данын «Дельфин» 5нче спорт мәктәбенең 22 тәрбияләнүчесе: Тимофей Зиновьев, Әмир Таһиров, Егор Сёмин, Родион Морозков, Камил Заһидуллин, Кирилл Матвеев, Иван Иванов, Камила Вафина, Доминика Габидуллина, Злата Пигеняшкина, Энҗе Закирова, Вероника Николаева – яклады.

Безнең спортчылар 31 медальгә: 8 алтын, 10 көмеш, 13 бронза – ия булды.

Яшүсмерләрне һәм аларның тренерлары Юлия Бәйрамова белән Арина Серякованы югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев