Яшел Үзән спортчылары - чирәмдәге хоккей буенча турнир чемпионнары
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары - чирәмдәге хоккей буенча турнир чемпионнары

Электросталь шәһәрендә 2011 елда туган кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Яшь динамочылар - Олимпия өметләре» турниры тәмамланды.

Турнирда 5 команда катнашты: Минск, Электросталь, Пермь, "Динамо" РСШОР һәм "Динамо 2" РСШОР (соңгы ике команда Яшел Үзәндә шөгыльләнә).

Аларның остазы - спорт мастерлыгына кандидат Анастасия Чернова.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча "Динамо" РСШОР кызлары, бер җиңелүсез чемпион булып, 1нче урынны яулады.

Икенче команда 4нче урынны алды.

Турнир таблицасы:
"Динамо"РСШОР
"Динамо" Электросталь
Пермь
"Динамо 2" РСШОР
Минск

ЗМР матбугат хезмәте 


Нет комментариев