Алар V Халыкара Җәлил укулары конкурсының Фронтовик язучылар номинациясендә икесе дә 1 урын яулаганнар.
Бөек татар шагыйре, герой Муса Җәлилнең 14 нче февральдә туган көне. Шул уңайдан Шаян ТВ каналында Нуруллиннар катнашуында тапшыру булачак.
Хәят тә, Хәсән дә Шаян ТВ да кунакта беренче тапкыр түгелләр. Моңарчы "Бергәләп өйрәник", "Тиззарядка" тапшыруларында да төшкәннәр иде. Әлеге студиягә бик теләп, шатланып баралар. Шаян ТВ - балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч бер дөнья бит ул!
Ә 17 нче февральдә Казанның Сәйдәш исемендәге театрында Җәлил укулары конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы, гала-концерты булачак.
Нет комментариев