Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназия командасы Бөтенроссия хәрби-патриотик уенында җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназия командасы Бөтенроссия хәрби-патриотик уенында җиңү яулады

ОБЗР укытучысы Михайлов Сергей Алексеевичны һәм Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиясенең «Патриот-Саворов» командасын «Зарница-2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенында триумфаль чыгышлары белән котлыйбыз!

Чара Казанда, танк училищесы базасында узды. Яшел Үзән командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм лаеклы бүләкләр яулады.

  • Командирлар: беренче урын.
  • Военкорлар: беренче урын. 
  • Сапёрлар: беренче урын. 
  • Пилотсыз очу аппаратлары операторлары: өченче урын.

Команда вәкилләре районыбызны лаеклы тәкъдим итеп, үзләрен эшләренең чын осталары итеп күрсәтте. Афәрин егетләр! Сез иң иңнәре!

Фото: Зеленодольск. Учительская


Нет комментариев