02 Эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән.
Шуларның 13е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 8 җинаять очрагы ачылган һәм шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 10 урлау, 5 мошенниклык булган.
Бело-Безводное авылында үзенең яшәү урыны буенча 42 яшьлек ирнең мәете табылган. Тикшерүләр күрсәтүенчә, аның бавыры һәм сидек куыгы өзелүдән, кабыргалары сынудан үлгәнлеге ачыкланган. Моның буенча тикшерүләр алып барыла.
Нет комментариев