Яшел Үзән районында берничә мунча янган
7 – 13 июльдә янгын сүндерүчеләр 4 янгын очрагына чакырылган.
Васильевоның «Волга-1» бакчачылык җәмгыятендәге 44нче участокта электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан ут чыгып, мунча янган. Күрше участоктагы бакча өенә өлешчә зыян килгән. Мунча хуҗасы – 70 яшьлек ир утны үзе сүндерергә маташкан. Нәтиҗәдә тәненә пешүләр алган. Аны госпитализацияләгәннәр.
Васильевоның «Локомотив» бакчачылык җәмгыятендә билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, хуҗасыз корылма янып беткән.
Осиновоның «Здоровье» бакчачылык җәмгыятендә мунчада төтен торбасының төзек булмавыннан ут чыгып, мунча янган.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев