7 – 13 июльдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 906 чакыру килгән.
Шуларның 507се – шәһәрдән, 399ы районнан булган. 403 кешене госпитализацияләгәннәр: 259ы – шәһәрдән, 150се – районнан.
Осиновоның Үзәк урамында 24 яшьлек хатын-кызны бертуган сеңлесе кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Паратская урамында ботына пычак кадалган 39 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Олимпийская урамында 61 яшьлек ирнең кулбашын хуҗасыз эт тешләгән. Ирне травматологиягә алып киткәннәр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Нет комментариев