Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында 25 яшьлек хатын-кыз полиция бинасының тәрәзәсеннән сикергән

31 март – 6 апрель көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1017 чакыру килгән.

Шуларның 601е – шәһәрдән, 416сы районнан булган. 549 кешене госпитализацияләгәннәр: 355е – шәһәрдән, 194е – районнан.

Медикларны Осиновоның Гайсин урамына, билгесез шартларда күкрәгенә пычак кадалган 26 яшьлек исерек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.

Васильевоның К.Маркс урамындагы полиция бинасының 2нче катыннан сикереп, баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган 25 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Комаров урамындагы Алтынов паркында петарда шартлатып, бармакларын пешергән һәм җәрәхәтләгән 15 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев