Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында 2 яшьлек бала күзләренә азелит сиптергән

17- 23 мартта «03» хезмәтенә 1004 чакыру килгән: 627се – шәһәрдән, 377се – районнан. 517 кеше госпитализацияләнгән.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1004 чакыру килгән. Шуларның 627се – шәһәрдән, 377се районнан булган. 517 кешене госпитализацияләгәннәр: 353е – шәһәрдән, 164е – районнан.

Төзүчеләр проспектында корсагына пычак җәрәхәте ясалган 35 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.

Комсомольская урамында, күршесе кәстрүленнән кайнар су түгелеп, бармаклары һәм күкрәге пешкән 40 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.

Татарстан урамында 55 яшьлек хатын-кызның битенә кияве баллончиктан сиптергән. Медиклар химик пешүләр алган зыян күрүчене травматология бүлегенә китергән.

Васильевоның Лагерная урамында күзләрен азелит сибеп пешергән 2 яшьлек бала янына чакыру булган. Аны медиклар республиканың балалар клиник хастаханәсенә илткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев