17- 23 мартта янгын сүндерүчеләр 8 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 3есе ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Яшел Үзәннең Футбол урамындагы 10нчы йорт каршында төзелә торган йорт фундаменты җылыткычына, билгесез затларның саксызлыгыннан ут кабып, 3 квадрат метрга зыян килгән.
Өтәк авылының Тынычлык урамындагы йорт мунчасында янгынның мичтән чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, мунча эченең 12 квадрат метрына зыян салынган.
Нет комментариев