Яшел Үзән районы кызы Россия спорт мастеры исеменә лаек булды
2нче Васильево спорт мәктәбе тәрбиячесе халыкара класслы Россия спорт мастеры исеменә лаек булды.
Каролина Шәрәфиева "сётокан" (карате) көнчыгыш хәрби көрәш дисциплиналарында күпьеллык җиңүләре өчен югары исемгә лаек булды, спорт исемен бирү турындагы боерыкка Россия Федерациясе спорт министры Михаил Дегтярёв кул куйды.
Һиндстанда 2025 елда узган хатын-кызлар арасында Дөнья чемпионатында мөһим чек-поинт булды. Хезмәт, үҗәтлек, спорт дәрте – Каролинага ярдәм итә торган сыйфатлар. Каролинаның сенсее (остаз) спортчы – Татарстан Республикасының атказанган тренеры Шәрәфиев Ралиф Раиф улы.
Котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев