Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановтан автомобиль алды
Яшәеш

Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановтан автомобиль алды

«Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантана Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

⚡⚡"Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы - авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы да - безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент", - дип ассызыклады Раис.


Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылган.


Нет комментариев