«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Коституциясе көне белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле дуслар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Коституциясе көне белән котлыйм!
Халыклар бердәмлеге көне халкыбызның төп әхлакый кыйммәтләрен: үзара берләшү, ярдәмләшүне һәм яхшылыкка омтылуны гәүдәләндерә. Бу якты бәйрәм безнең бердәм күпмилләтле халык икәнебезне искә төшерә. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Киләчәгебезне төзегән вакытта без барыбызны да социаль статустан, белем һәм яшебездән тыш берләштерүче көчне тоярга тиешбез. Бу көч – Ватаныбызга, республикабызга, без яши һәм эшли торган туган шәһәребезгә мәхәббәт.
Бүген Татарстан Конституциясе дәүләт сәясәтенең ориентиры булып тора, аның төп максаты – халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, икътисадның алга таба динамик рәвештә үсүе, тарихи үткәннәргә сакчыл мөнәсәбәтне саклап калу һәм алга ышаныч тәрбияләү. Әлеге бурычларны хәл итү республиканың һәр кешесенә, безнең активлыкка, гражданлык позициясенә һәм шәхси җаваплылыгыбызга бәйле.
Чын күңелдән барыгызга да игелек, тынычлык һәм районыбыз, республикабыз белән илебез иминлеге хакына эшегездә уңышлар телим!
ЕВГЕНИЙ ЖИРКОВ,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев