Чарада бөтен Россиядән 600гә якын медицина белгече җыела.
Алар арасында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 1нче балалар поликлиникасы мөдире – Динә Жукова һәм неонатолог табиб, функциональ диагностика буенча белгеч – Ксения Аджигитова.
"(НЕ)конференция"дә медицинадагы фәнни алымга, медицина ярдәме сыйфаты һәм пациентлар белән аралашуның нәтиҗәлелегенә басым ясала. Төп лозунг – "Медицина ул – мин".
Проект лекция, тере һәм онлайн аралашу ярдәмендә төрле форматларда актуаль белемнәр һәм тәҗрибә алмашуны күз алдында тота.
Көн тәртибенә куелган актуаль мәсьәләләр арасында: массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу күнекмәләре, медицина тикшеренүләре, балаларда хирургия патологиясе диагностикасы һәм башкалар.
Спикерлар булып танылган табиблар, медицина юристлары һәм психологлар, HR белгечләре чыгыш ясый.
ЦРБ
Нет комментариев