Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән кызы туган тел буенча олимпиадада җиңү яулады

Казан федераль университетында мәктәп укучыларының туган телләре буенча III федераль Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы тәмамланды. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактаулы дипломнарны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

5нче гимназиядән Камилә Нотфуллина "Татар теле" номинациясендә җиңүче булды.

- Туган тел минем өчен - ул мәхәббәт һәм минем гаиләм. Мин халкыбыз һәм туган телебез белән горурланам. Аны камил белүемә бик шатмын. Туган телемне сакларга һәм киләсе буынга тапшырырга тырышам, - дип сөйли Камилә.

Укучыны олимпиадага аның укытучысы Сәлахова Зөлфирә Үрнәк кызы әзерләде.

Марат Әхмәтов һәр катнашучының туган телне саклау эшендә аерым ролен билгеләп үтте һәм үзеңнең мәдәни мирасың белән горурланырга кирәклеген ассызыклады.

Камиләне һәм аның остазын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә югары уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев