Яшел Үзән кешесе Телеграммада акча эшләргә омтылып, 206 мең сум югалткан
Сак булыгыз! Беркайчан да СМС кодларны, шәхси мәгълүматны, карта номерларын билгесез затларга хәбәр итмәгез!
1983 елгы хатын-кыз 1-3 июльдә социаль челтәрләрдә аңа хезмәт хакы тәкъдим иткән билгесез затлар белән аралашкан. Мошенниклар тарафыннан алдалану сәбәпле, зыян күрүче 206 460 сум акчасыннан колак каккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев