Яшел Үзән, Казан, Биектау һәм Буада кар ишелү нәтиҗәсендә яшәүчеләр газсыз калган
Татарстанның ун йортында бер көн эчендә түбәләрдән кар ишелү нәтиҗәсендә торбалар зыян күргән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстанның ун йортында бер көн эчендә түбәләрдән кар китү теркәлгән, нәтиҗәдә төтен чыгару торбалары зыян күргән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда зыян түбәндәге адреслар буенча теркәлгән: Белинский урамы, 4А; Монтажная, 3; Индустриальная, 7; Социалистическая, 3. Яшел Үзәндә – Украинская урамы, 21 һәм Паратская, 24. Биектау районында – Усады бистәсендә, Студентлар урамы, 8. Моннан тыш, Буа районында Гагарин урамындагы 19, 21 һәм 23 нче йортларда куелган вентиляция каналлары авария хәленә килгән.
Нәтиҗәдә әлеге йортларда газ белән тәэмин итү туктатылган.
Төтен чыгару торбаларының капкачлары системаның имин һәм тотрыклы эшен тәэмин итә: алар торбаларны явым-төшемнән, чүп-чардан, кошлардан һәм вак хайваннардан саклый, шулай ук аэродинамик эффект булдырып, тартуны көчәйтә һәм кире газ агымына юл куймый. Аларның зыян күрүе җиһазлар эшендә бозылуларга һәм куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.
Хәзерге вакытта инспекция вакыйгаларның ничек булганын ачыклый һәм нәтиҗәләрне бетерү өчен чаралар күрә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев