Яшел Үзән яшьләре яңа офыклар яулый
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләре яңа офыклар яулый

Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсендә «Метеор» округ форумы уза.

Безнең республика делегациясендә 76 кеше бар, шуларның икесе – Евгения Прошина һәм Иван Афанасенко – Яшел Үзәннән.

Быел программа креатив индустрияләргә һәм яшьләр мәдәниятен үстерүгә багышланган. Катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, бәйгеләр, интерактив мәйданчыклар һәм кызыклы спикерлар белән очрашулар әзерләнгән.

«Мин «Беренче хәрәкәтләр» юнәлешендә «Төп хәрәкәт турында сөйлә» трегында катнашам. Без Идел буенда яшәүче төрле халыкларның халык уеннары темасына видеоподкаст булдырабыз», - дип сөйли Иван.

Яшьләргә уңышлар телибез!

 

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев