Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонына яңа җитәкче билгеләнде
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе боерыгы белән 2025 елның 1 декабрендәге 8 янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчесе итеп Мөхәммәтҗанов Эдуард Илсур улы билгеләнде.
Аның гомуми хезмәт стажы 31 елдан артык. Үз хезмәтен ул ПЧ-53 инспекторы вазифасында башлый. Соңгы биш елда Яшел Үзәннең иң кыю бүлекчәләренең берсе – 53 янгын-коткару бүлеге белән җитәкчелек итә.
Норматив документларны бик яхшы белүе, коллектив белән җитәкчелек итү сәләте аның чын профессионал булуын дәлилли. Яңа вазифада үзенең төп бурычы итеп Эдуард Мөхәммәтҗанов халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүне, янгыннар санын һәм аларда кешеләрнең үлемен киметүне саный.
Яңа җитәкче 8 янгын сүндерү-коткару отряды ярдәмендә барлык бурычларны хәл ителәчәк, дип ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев