Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Яшел Үзән» бүләк уйнатты. Призларны бирүе дә, алуы да рәхәт!

Ул көн, ниһаять, җитте. «Яшел Үзән»гә язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бүләкне алуы гына түгел, ә бирүе дә күңелле бит ул. Барчагызны да шатландырасы килә. Шуңа да районыбызның һәр авылыннан берәр кешегә булса да бәхет елмайсын иде дип телибез.

Тик барысы да бездән генә тормый. Уен булса да, гадел булырга тиеш. Шулай итеп, 2025 елның икенче ярты еллыгына язылып, 155 кеше квитанцияләрен безгә юллаган иде. Бүләк отучылар унау:

Гайнуллина Л.Р. Олы Күлбаш – коймак пешерү өчен таба;
Идрисова В.П. Олы Күлбаш – җыелмалы контейнерлар;
Сабиров Р.Х. Бәчек – сызгыра торган чәйнек;

Сәлахова Л.Р. Олы Карагуҗа – кәстрүл;
Сафиуллина З. Күгеш – аш-су өчен җиһазлар җыелмасы;
Зиннәтуллина М.Г. Зур Ключи – чәйнек;

Ногоманова Н.К. Норлат – тәлинкәләр җыелмасы;
Мөхетдинова А.Ю. Олы Күлбаш – кер юу өчен гель;
Таева Р. Күгеш – тәгәрмәчле сумка;
Гыйрфанова Ф. Бакырчы – сиптергеч.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм редакциябездә эш көннәрендә көтеп калабыз. Тагын миңа бүләк чыкмады дип, уфтанучылар булмасын. Киләсе елга, һичшиксез, отачаксыз. Бары ышанырга, өметләнергә һәм «Яшел Үзән»гә язылырга гына кирәк. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев