Яшәү яки үлем - дөрес юлны сайлагыз!
Яшел Үзән үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов «Эшлекле дүшәмбе»дә халкыбызның уртача гомер озынлыгы, районыбызда үлемнең 2,5 тапкырга үсүе сәбәбен һәм диспансеризациянең тормыштагы әһәмияте турында сөйләде.
– 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Яшел Үзән муниципаль районында ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 67, хатын-кызларда 76 яшь, – дип җиткерде җитәкчеләр белән киңәшмәдә Рамил Мөхәммәтдинов. Шунысы кызык, әле ун ел элек кенә ир-атлар һәм хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы арасындагы аерма 13 ел иде, бүгенге көндә ул 9 елны тәшкил итә. Димәк, ир-атларыбыз озаграк яши башлады һәм бу факт шатланырга җирлек тудыра.
Баш табиб сүзләренчә, 2024 елның җиде ае эчендә районыбызда туучылар саны республика күрсәткеченнән түбәнрәк – 1000 кешегә 7,9 коэффициент һәм ул 2013 елдан бирле тупланган күрсәткечләр белән чагыштырганда, хәтта рекордлы рәвештә аска тәгәрәгән. Үлүчеләр саны коэффициенты исә, республика күрсәткечләреннән югарырак. Шулай итеп, 2024 елның узган чорындагы халыкның табигый кимүе 552 кеше тәшкил иткән. Үлем очракларының төп сәбәпләре арасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары, икенчесендә – яман шеш (2022 елдагысы белән чагыштырганда 1,6 %ка арткан) һәм өченчесендә 2,5 тапкырга арткан тышкы сәбәпләр (җәрәхәтләр, суицидлар, агуланулар һ.б.) тора. Уйлап кына карагыз – 2024 елның җиде ае дәверендә тышкы сәбәпләр аркасында 115 кеше вафат булган.
Рамил Мөхәммәтдинов сүзләренә ышансак, безнең гүзәл Яшел Үзәнебез Татарстанда, Бөгелмә районыннан соң, спиртлы эчемлекләргә «буйсынган» кулланучылар саны ягыннан икенче урында тора. Шул сәбәпле, быел медицина хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә «яшел елан»га каршы мотивацион әңгәмәләр үткәрә башлады. Сүз уңаеннан, теләге булган һәркем әлеге «авырудан» бушлай дәвалана ала. Моның өчен Республика клиник диспансерына 8 (843) 262-08-15 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №40 (11 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев