Яшь кыз биеклектәге аттракционнан егылып төшкән
***
Башкортстанның Акбирде авылында яшь кыз зиплайнда очканда җиргә егылып төшкән. Аттракционда берьюлы берничә элемент эшләми башлаган: тормоз механизмы эштән чыккан, трос һәм иминият системасы өзелгән.
Кыз, металл конструкциягә бәрелеп, җитди җәрәхәтләр алган, шул исәптән сыну җәрәхәтләре.
Иглин районы прокуратурасы әлеге вакыйга буенча тикшерү оештырган. Күзәтчелек ведомствосы аттракционны эшләтүчеләрнең эшенә бәя бирәчәк, аларның куркынычсызлык таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәвен тикшерәчәк. Кирәк булган очракта тиешле чаралар күреләчәк, диелә хәбәрдә.
Зиплайн — аттракцион, ике багана арасына тарттырылган корыч канат.
Фото: телеграм-канал «Честный репортаж»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев