Яшь егетнең бронхыннан саморез чыккан
Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирурглары 25 яшьлек егетнең бронхыннан саморез чыгарган.
Медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь егет – психик үзенчәлекләре булган инвалид. Аның температурасы күтәрелгән, һәм үпкәләре шешә башлаган, шуннан аны хастаханәгә китергәннәр. Анда авыруның сәбәбе бронхларда тыгылып калган саморез икәне ачыкланган.
Ригид бронхоскопия методын кулланып, табиблар чит матдәне ала, һәм тиздән пациент хастаханәдән чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев