Янгыннан зыян күрүче күп балалы гаиләгә яңа йорт төзеләчәк
Зур бәлага тарыган гаиләгә меценат, «Хан йорты» төзелеш компаниясенә нигез салучы һәм җитәкчесе Ильяс Гыймадов ярдәмгә килә.
24 июньдә Зур Ключи авылында Мәрдановлар йортында янгын чыга. Ике олы кеше һәм җиде бала түбәсез кала. Барлык әйберләр дә яна, бары тик документларны гына алырга өлгерәләр. Фаҗига турында белгәч, авылдашлар һәм районның битараф булмаган халкы ярдәм җыюны оештырды.
Район башлыгы Михаил Афанасьев муниципалитеттан кирәкле социаль ярдәм күрсәтергә кушты. Игелек марафонына эшмәкәрләр, аерым алганда, Россия мөселманнары ассоциациясе кушылды, аның әгъзасы – Ильяс Гыймадов. Ул бүгенге көндә вакытлыча арендага алынган фатирда яшәүче Мәрдановлар өчен яңа йорт төзи башларга карар кыла.
– Бу бәла турында белгәч, шунда ук ярдәм итәргә булдык. Михаил Афанасьев белән сөйләштек, кирәкле мәсьәләләр турында фикер алыштык. «Меценатлар» бизнес җәмгыятенең эшмәкәр-коллегалары һәм мөселманнар ассоциациясе әгъзалары безгә ярдәм итәләр, –дип сөйли Ильяс Фәизович.
Билгеле булганча, йорт бер катлы булачак, аны шул ук участокта төзиләр. Нигезе инде бар. Эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар.
Бу Ильяс Фәиз улының авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтүнең беренче тәҗрибәсе түгел.
2022 елда Новониколаевский бистәсеннән әбигә һәм ике ятим балага яңа йорт ачкычлары тапшырган иде. Шулай ук бөтен республика буенча аз керемле кешеләр өчен 15 бушлай туклану ноктасы эшли, ул безнең Яшел Үзәндә дә бар. Әлеге социаль проектның спонсорларының берсе Ильяс Гыймадов. Шушы игелекле гамәлләре ярдәм кулы сузучыларның үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.
Бу хакта ЗМР матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев