Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яңа срок – яңа кагыйдә: ТКХ түләүләре 15енә күчә

2026 елның 1 мартыннан безне тагын бер «коммуналь» йомшарту көтә. Хөкүмәт квитанцияләрне түләү вакытын күчерде. Хәзер инде йорт хуҗаларына акча сарыф итәргә ашыкмаска да була.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Яңа федераль закон (№ 177-ФЗ) нигезендә, түләүнең соңгы көне 10ысыннан 15нче числога күчерелде. Әйтик, март ае өчен килгән кәгазьләрне 15нче апрельгә кадәр түләсәң дә, штрафлар һәм пенялар янамаячак.

Нигә шулай?

Бу үзгәреш халыкның чын ихтыяҗларын өйрәнү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Гади генә логика: күбебезнең хезмәт хакын 15нче число тирәсендә генә түлиләр. Элек кешеләр акча көтеп, яисә вакытыннан алда бурычка кереп түләргә мәҗбүр иде. Хәзер исә хисаплашу җиңелрәк булачак, дип көтелә.

Тагын бер уңайлык

Квитанцияләр дә хәзер 5нче числода киләчәк. Бу кагыйдә кәгазь һәм электрон квитанцияләргә дә кагыла.

Игътибар! Идарәче компанияләр бу срокларны үз белдекләре  белән алга яки артка күчерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев